Һәркем белсен өчен

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы тарихны үзгәртә, Бөек Ватан сугышында иң зур вакыйгаларның берсе һәм хәрби хәрәкәтләрдә иң борылыш нокталарының берсе була.

Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлекчәсе хезмәткәрләре хәтер кичәсе үткәрде. Социаль хезмәт алучылар әлеге вакыйганың документаль елъязмалары белән таныштылар. Чара ахырында сугышта түгелгән кан символы – канәфер чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә истәлекле датадан читтә калмадылар. Бүген анда балалар өчен китапханәгә экскурсия оештырдылар.

Китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Бөек Сталинград» дәресе үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Бөек Ватан сугышы турында «Көчле рухлылар, дивардан ныграк» мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International