2 февральдә Россиянең хәрби дан көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1943 елда совет гаскәрләренең җиңүе белән Сталинград сугышы тәмамлана.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова көндезге төркем катнашучылары белән патриотик юнәлеш буенча дәрес үткәрде. Яшьләр Сталинград сугышы тарихы, сугышларда катнашкан кешеләрнең батырлыгы белән таныштылар, шулай ук тематик коллаж ясадылар. Шулай ук социаль хезмәт алучыларга шәһәр тарихы һәм Мамай курганы турында сөйләделәр.