2 февральдә Төбәк белән идарә итү үзәгендә «Яхшы эшне кайдан табарга?» темасына туры эфир узды. Министр Эльмира Зарипова спикер булды һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.
Туры эфир кысаларында халыкның мәшгульлеге белән бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар, Татарстанда нинди белгечләр кирәк булуы һәм яхшы эшне кайдан табу турында сөйләштеләр.
Туры эфир язмасы Министрлык сайтының «Видеорепортажлар» бүлегендә урнаштырылган >>.