Эльмира Зарипова татарстанлыларга республика хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 2 февральдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Реальное время» интернет-газетасына интервью бирде.

Туры эфир кысаларында республика хезмәт базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар. Ведомство башлыгы 2023 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Республиканы кадрлар ачлыгы көтәме? Яңа белгечлекне ничек алырга? Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренә күченгән вакытта нинди түләүләр каралган? Инвалид эш урыннарын квоталау тәртибе ничек үзгәрде? Бу һәм башка сорауларга министр Эльмира Зарипова «Реальное время Live» эфирында җавап бирде.

Туры эфир язмасы монда >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International