Зәйдә хәрби-патриотик чара уздырылды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1 февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм мәктәп укучылары өчен «Батырлык яши!» хәрби-патриотик чарасы үткәрелде.

Балаларга Бөек Ватан сугышы тарихында Сталинград өчен сугышның мөһим роле турында сөйләделәр. Немец гаскәрләрен тар-мар итү планын төзүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнашкан совет хәрби җитәкчеләренә аерым игътибар бирелде.

Чарада «Застава» хәрби-спорт патриотик клубы директоры Антон Миронов, «Гвардия» хәрби-эзләү отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы Рәмис Минһаҗев катнаштылар. Кунаклар үз чыгышларында яшүсмерләргә өлкән буынга һәм сугыш һәйкәлләренә ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеген искәртте.

Ахырда катнашучылар игътибарына Сталинград сугышы турында истәлекле видеоролик тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International