Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева төрле илләр мәктәпләре буйлап виртуаль сәяхәт оештырды.
Балалар мәктәпләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, төрле илләрдә балаларның ничек укыганнарын белделәр, мәктәп формасының төрле вариантларын, мәктәп кирәк-яракларын карадылар. Шулай ук балаларга «Дөньяда беренче мәктәп» видеоролигы һәм «Иң гадәти булмаган мәктәпләр» презентациясе тәкъдим ителде. Аннары дәреснең иҗади өлешенә керештеләр – укучының уңайлы эш урынын тасвирладылар һәм мәктәп формасын уйлап таптылар.
Мондый дәресләр балаларда тарих белән кызыксыну уята, иҗади сәләтләрне үстерә, укытучыларга һәм мәктәпкә мәхәббәт тәрбияли.