Татарстанлылар «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформасы сервисларын һәм мөмкинлекләрен үзләштерүне дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, кирәкле гаризалар бирергә һәм хезмәтләр алуга гаризаларны өйдән чыкмыйча, онлайн-формада калдырырга мөмкин – узган елдан республикада мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә.
2023 елның 1 февраленә татарстанлылар «Россиядә эш» платформасы аша 6 меңгә якын гариза тапшырган инде. Әйтик, 66 кеше җәмәгать эшләренә язылган, 57 татарстанлы эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәтен алырга теләк белдергән. Тагын 32 кеше порталда эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча хезмәтләр алуга онлайн-гариза калдырган.
Татарстанлыларда популяр хезмәтләр арасында шулай ук профессиональ юнәлештә ярдәм дә бар. Бу юнәлеш буенча гражданнардан 626 гариза килгән.
Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап республиканың 5 016 кешесе мөрәҗәгать иткән.