«Шәфкать» үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Холокост – буыннар хәтере» видеоматериалын карадылар

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» кысаларында балалар «Холокост – буыннар хәтере» дигән видеоролик карадылар.

Катнашучылар үлем лагерьларында балаларга нинди газаплар кичерергә туры килгәнен белделәр. Варшава гына түгел, Бухенвальд, Треблинка, Освенцим балалары да концлагерьлар куркынычын күргәннәр. Видеороликны караганнан соң барысы бергә аның эчтәлеге турында фикер алыштылар, һәрберсе сугыш чоры балалары язмышына үз карашын белдерде. Шулай ук бергәләп «Исеңдә тот, онытма» стена газетасын ясадылар.

Балалар һәр сугыш – кешелек тарихындагы иң куркыныч күренеш, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International