Лаеш студентларына хезмәт законнары аспектлары аңлатылды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

«Бердәм Россия белән минем карьерам» проекты кысаларында Лаеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Пучкова Лаеш техникумыннан 53 студентны районның хезмәт базары белән таныштырды. Шулай ук яшьләргә хезмәт законнары һәм халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнар аспектлары аңлатылды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Сюнина, «Бердәм Россия» партиясенең Лаеш җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Татьяна Купчихина катнашты. Студентлар алдында шулай ук «Бердәм Россия»дән депутат Олег Емелин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International