Татарстанлыларны Министрлыкның гавами максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алышуда катнашырга чакыралар

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

1 февральдә 2022 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышуларга старт бирелә.

Эш нәтиҗәләре отчетта күрсәтелгән >>.

Министрлык татарстанлыларны иҗтимагый фикер алышуларда катнашырга чакыра. 1 февральдән 12 февральгә кадәр гражданнарның максат һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре буенча искәрмәләре һәм тәкъдимнәре электрон почта яки язмача махсус форма буенча кабул ителә:

- Министрлык адресына язма формада: 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт (иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге өчен, 308 нче кабинет, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр);

- Nizamutdinova.Liliya@tatar.ru электрон почтасына.

22 февральдә ТР Иҗтимагый палатасында фикер алышулар узачак. Анда алдан теркәлгән очракта катнашырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Министрлык 2018 елдан башлап хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле проектында катнаша. Ел саен экспертлар һәм Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет ведомствоның киләсе елга эшенең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр туплый. Аннары тәкъдимнәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында ачык тавыш бирүгә чыгарыла. 2022 елгы өстенлекләр өчен тавыш бирүдә 8 373 кеше катнашты. Катнашучылар шулай ук үз максатларының һәм бурычларының 380 вариантын тәкъдим иттеләр һәм 551 комментарий калдырдылар.

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ТР Хезмәт министрлыгы тарафыннан 5 гавами максат һәм бурычлар расланды, алар ел дәвамында үтәлде:

1. Ярлылык белән көрәш. Керемнәре яшәү минимумыннан ким булган гражданнар санының кимендә 25 мең кешегә кимүе;

2. 17 социаль әһәмияткә ия булган хезмәтне электрон рәвешкә күчерү. Хезмәтләр алуга электрон гаризалар өлешен 90 %тан ким булмаган дәрәҗәдә саклау;

3. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү;

4. Инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тернәкләндерү һәм абилитацияләү хезмәтләре күрсәтүне арттыру: инвалид балаларны 79 % тан 84 % ка кадәр (8,5 меңнән дә ким түгел), инвалидларны – 75 % тан 80 % ка кадәр (7,5 мең кешедән дә ким түгел);

5. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның кимендә 15 % (кимендә 24 мең кеше) халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең автотранспортында профилактик тикшерүләргә һәм диспансерлаштыруга медицина оешмаларына китерүне тәэмин итү.

Министрлыкның 2022 елда гавами максатларын һәм бурычларын үтәлеше турында отчет

Иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында хәбәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International