Яр Чаллыда эш бирүчеләр өчен мастер-класс үткәрелде

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

24 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Кориб» Компанияләр төркеменең HR-бүлеге белән берлектә «HR. Һөнәрдә иң яхшысы» мастер-классы оештырылды. Чарада шәһәрнең 14 предприятиесе вәкилләре катнашты.

Мастер-класста «MaxMedia» реклама агентлыгы җитәкчесе Гөлчәчәк Титова һәм «Кориб» КТ PR-менеджеры Мария Кузнецова чыгыш ясадылар.

Чарада катнашучылар белән вакансияләрне пропагандалауның популяр чыганаклары идеяләре белән уртаклаштылар. Очрашуның икенче өлешен Мария Кузнецова корпоратив чаралар үткәрү темасына багышлады. Белгеч мондый чараларның коллективны берләштерүдәге роле турында сөйләде.

Мастер-класс эш бирүчеләр өчен кызыклы һәм файдалы булды, оешмада чараларны планлаштыру буенча алга таба гамәлләрне билгеләргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International