Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында изге Рамазан аена багышланган тантаналы чара узды. Анда яшәүчеләр һәм учреждение хезмәткәрләре өчен күмәк ифтар оештырылды.
Традицион кичке аш вәгазьдән башланды. Җыелучылар алдында Иске Минзәләбаш авылыннан хәзрәт Илдар Арәфуллин чыгыш ясады. Ул уразаның әһәмияте, Рамазан аенда шәфкатьлелекнең һәм рухи яктан чистарынуның мөһимлеге турында сөйләде, изге эшләргә фатихасын бирде.
Хөрмәтле кунаклар кичәнең үзенчәлекле бизәге булды. Алар күчтәнәчләр һәм сыйлар алып килделәр.
Мондый чаралар инде күркәм традициягә әверелде. Алар дин тотучыларга ярдәм итәргә һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә.