Субсидияләү эш урыннарын эш эзләүчеләр өчен кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте халыкны эшкә урнаштыруна субсидияләү юлы белән хезмәт базарында моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларын кертте. «Татэнерго» АҖ Зәй дәүләт район электр станциясе директоры Дмитрий Прохоров сүзләренә караганда, бу чаралар эш урыннарын хезмәт хакы күзлегеннән яхшырак итәргә мөмкинлек бирә.

Электр энергетикасы өлкәсендә эре предприятие ике программада катнашкан. Беренчесе – яшьләрне эшкә урнаштыруны субсидияләү программасы. Субсидия күләме 1 млн сум тәшкил иткән. Программа кысаларында 25 кеше җәлеп ителгән, шуларның 9 эш урыннарында калган.

Тагын бер программа – җәмәгать эшләренә субсидия бирү. Субсидия күләме 1,5 млн сум тәшкил иткән. Бу инструментарий предприятие территориясен яшелләндерү, төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарырга мөмкинлек биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International