Казанда мәшгульлек үзәге оешмалары үзгәртеп корыла

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Март ахырына Татарстан Республикасы башкаласында казанлыларны кабул итү өчен территориаль идарәләр белән бердәм үзәк һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү өчен фронт-офис булдырылачак. Мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарны Казанда теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул итәчәк.

Хәзер учреждениеләрдә ремонт бара. Әйтик, Мәскәү районы мәшгульлек үзәгендә эшләр ахырына якынлаша, ә Совет районы филиалы Зорге урамы, 102 йорт адресы буенча яңа кадрлар үзәгенә күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International