Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлеге карамагындагылар көнкүреш адаптациясе буенча мастер-класста катнаштылар.
Дәрес башында бүлекчә белгече Гүзәл Андреева ашарга пешергәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрде. Катнашучылар үзләре рецепт сайладылар, бар эшне башкардылар. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калды, соңыннан бергәләп чәй эчтеләр.