«Өлкән буын» проекты кысаларында медицина учреждениеләренә 1 700 өлкән буалыларны китереп җиткерү планлаштырыла

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләре, вакцинация, планлы госпитализация узу өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә. Мондый профилактик чаралар төрле сәламәтлек патологияләрен башлангыч этапта ачыкларга булыша, бу актив озын гомерлелек чорының озынаюына ярдәм итә.

Медицина учреждениесенә китерү «Гармония» үзәге автотранспортында башкарыла. Максатчан төркемнәрне фельдшер-акушерлык пунктында утырталар, Буа районының медицина учреждениеләренә кадәр илтәләр һәм кире алып кайталар. Коляскалы гражданнарны өйләренә барып алалар.

2023 елда медицина учреждениеләренә 1 700 кешене китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International