«Веста» үзәге рус халкының традицияләре турында төркемле дәрес үткәрде

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина «Илем мирасы» курсыннан төркемле дәрес үткәрде.

Белгеч катнашучыларга 2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүе турында сөйләде. Мәкальләр һәм әйтемнәр ярдәмендә катнашучылар рус халкының нинди сыйфатларга ия булуын белделәр, аның гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.

Аннары белгеч балаларга гыйнварда нинди бәйрәмнәр үткәрелүе турында сөйләде. Яңа ел, Раштуа турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, Яңа ел җырлары җырладылар, «Кыңгырау» рус халык уены уйнадылар.

Җиде балигъ булмаган бала катнашындагы чара бәйрәмнәрнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышу, рус халкының традицияләрен популярлаштыру, үз халкың өчен мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International