ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 24 нче июльдән алып 30 нчы июльгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 137 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 100 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: дәүләт идарәсе – 35, транспорт һәм элемтә – 31, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 30, мәгариф – 29, икътисад эшчәнлеге – 29, төзелеш – 29, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 23, күчемсез милек белән операцияләр – 19, сәламәтлек саклау – 15, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 12, файдалы казылмалар табу – 12, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 6, балыкчылык – 1.