Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 30нчы июльгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 20111 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 288 кешегә кимрәк.
Хисап атнасы барышында исә 753 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 339ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 56 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 20 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.