25 декабрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Алабугадан кунаклар килде. Теш табибы Дарья Булдакова инициативасы белән зур йөрәкле кешеләр командасы балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерләде. Барлык балалар да бәйрәм чараларында катнаштылар, рәхәтләнеп әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, шигырьләр укыдылар.
Балалар битараф булмаган кешеләргә тамаша, бүләкләр һәм яхшы кәеф өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.