Яшел Үзән муниципаль районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек бүләге» дигән акция уздырыла. Аның максаты – үзәктә тернәкләнү уза торган күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итү.
Иң тылсымлы бәйрәмгә кадәр санаулы көннәр кала. Бу көн һәр баланың хәтерендә калсын өчен учреждениедә хәйрия акциясе старт алды. Бүләккә открытка, китап, уенчык, канцтовар һәм башкаларны салырга мөмкин булачак. Яңа ел бүләкләре Лисичанск шәһәреннән, Луганск өлкәсеннән балаларга тапшырылачак.