Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Чарада мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем катнашкан. Эш эзләүчеләр белән әлеге очрашуга 3 предприятие вәкилләре чакырылган. Алар арасында «Метроэлектротранс» МУП, РТ Хәрби комиссариатының Яшел Үзән буенча бүлеге, һ.б. оешмалар да булган.
Бу көнне эш эзләүчеләргә 152 вакансия тәкъдим ителгән. Халыкны эш урыннары белән таныштыру шулай ук буклетлар, листовкалар, газеталар аша да башкарылган.
Ярминкәгә барысы 37 кеше килгән.