21 декабрьдә Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәгендә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Могҗизалар илендә Яңа ел» театральләштерелгән тамашасы узды. Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты Эдуард Кузнецов балалар бәйрәменең инициаторы булды.
Быел 20 гаиләдән 92 балага татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Депутат сүзләренчә, аның өчен Яңа ел – балаларга шатлык һәм тылсым хисе бүләк итүнең тагын бер сәбәбе.