Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы «Кышкы чорда тормыш иминлеге» дигән профилактик чара уздырды. Дәрес балигъ булмаганнарны куркынычсыз тәртипкә юнәлтүгә һәм боздагы куркыныч хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Белгеч балигъ булмаганнарга юка бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, боз астына төшеп зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Дәрес азагында балигъ булмаганнар алган белемнәрен практикада ныгытты.