«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә куркынычсызлык сәгате узды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы каникуллар алдыннан куркынычсызлык сәгате уздырылды.

Кышкы каникул вакытында бик күп кызыклы чаралар уйлап табырга мөмкин. Викторина барышында балалар юлларда һәм сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, катлаулы хәлләрдә чишелеш табарга өйрәнделәр. Аларга шулай ук петарда һәм фейерверк куркынычын искә төшерделәр. Соңыннан балалар «Смешарики. Куркынычсызлык әлифбасы» мультфильмы карадылар.

Мондый чаралар балаларда шәхси куркынычсызлыкка һәм башкаларның иминлегенә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International