Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында укыту-өйрәнү эвакуациясе уздырдылар. Тренировкалар график буенча, кварталга бер тапкыр уза. Аларның максаты – гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хезмәткәрләрнең гамәлләргә әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү һәм хезмәткәрләрне һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча гамәлләрне эшкәртү.
Чара профильле ведомство вәкиле белән берлектә үткәрелде. Шартлы янгын чыкканда шунда ук автоматик янгын сигнализациясен кабыздылар һәм персонал кешеләрне эвакуацияләүгә кереште.
Профилактик чарадан соң учреждениедә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүенә игътибар иттеләр: янгын автоматикасы системаларының булуы һәм төзеклеге, эвакуация юлларының һәм чыгу юлларының норматив документлар таләпләренә туры килүе, янгынга каршы эчке һәм тышкы су белән тәэмин итү системаларының төзеклеге.
Янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы кеше билгеләп үткәнчә, тренировкалар нәтиҗәләре, гомумән алганда, уңай узды.