Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Теләкләр чыршысы» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр администрациясе бинасындагы чыршыны открыткалар белән бизәделәр. Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары үз хыялларын тормышка ашыра алачак.
Хәйрия акциясе барышында район башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм битараф булмаган кешеләр Яңа ел хыялларын тормышка ашыручы тылсымчылар булачаклар.