«Өмет чаткысы» тернәкләнүчеләренең ата-аналары белән куркынычсыз Интернет турында әңгәмә уздырдылар

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева ата-аналар өчен «Куркынычсыз Интернет» дигән темага консультация үткәрде.

Әңгәмә барышында ата-аналар проблеманың актуальлеген билгеләп үттеләр. Кайберәүләр үз балаларының компьютер белән мавыгуын таный икән. Әңгәмәдә катнашучылар компьютерга бәйлелекнең сәбәпләре, аның балалар организмына куркынычы һәм компьютерда эшләү кагыйдәләре турында актив фикер алыштылар.

Чара ахырында катнашучыларга «Балаларга – куркынычсыз Интернет!» буклетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International