Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Тарих
Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм территориаль органнар
Иҗтимагый совет
Дәүләт программалары
Дәүләт хезмәтләре
2026 елга ачык максатлар һәм бурычлар
Цифрлы трансформацияләү
Эшчәнлек
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Милли проектлар
Эшчәнлек юнәлешләре
Планнар һәм проектлар
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы тору
Конкурслар һәм акциялар
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү
Мәгълүмат-статистика
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый берләшмәләрен (оешмаларын), социаль эшкуарларны һәм СЮ КБО ярдәм итү
Документлар
Норматив документлар
Җайга салу буенча йогынты ясауны бәяләү
МОНОПОЛИЯГӘ КАРШЫ КОМПЛАЕНС
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән яклау
Методик материаллар
Архив
Матбугат хезмәте
Атналык план
Сайтны алып бару
Яңалыкларга язылу
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Законнар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бушлай юридик ярдәм
Кирәкле мәгълүмат
Хезмәт хакы түләүне тоткарлау турында шикаятьләр
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Республика икътисады үсеше өчен кирәк булган белгечләрне Татарстанда контракт нигезендә әзерләмәкчеләр
2013 елның 24 июле, чәршәмбе
Республика икътисады үсеше өчен кирәк булган белгечләрне Татарстанда контракт нигезендә әзерләмәкчеләр. Сүз эш бирүчеләр тарафыннан соралган, әмма яшьләрдә кызыксыну уятмаган белгечлекләр турында бара. Бу максаттан ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан “Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче дәүләти уку йортларында башлангыч һәм урта һөнәри белем нигезендә бирелүче һөнәрләр (белгечлекләр) буенча квалификацияле кадрларны максатчан әзерләү турында” карар кабул ителгән. Бу хакта бүген матбугат очрашуы вакытында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
ТР Министрлар Кабинетның әлеге карары белән, урта һөнәри уку йортларында яңа белгечлекләр ачарга һәм максатчан һөнәри әзерлек турында килешү төзегән укучыларга 5205 сум күләмендә югары стипендия билгеләргә, башка шәһәрләрдән килеп укучы яки тулай торакта яшәмәүчеләргә, торакны арендалап тору өчен, тәүлегенә 300 сум күләмендә акча түләргә тәкъдим ителә.
Уку башланганчы, студент, урта һөнәри уку йорты һәм эш бирүче арасында килешү төзелә. Белгечлек алгач, яшь белгеч әлеге предприятиегә эшкә китәргә тиеш була. Әлбәттә, студентларның яхшы билгеләренә генә укуы, һөнәрне үзләштерүе сорала. Әгәр ул укудан чыгарыла икән, бер ай дәвамында үзенә тотылган чыгымнарны бюджетка кире кайтарырга тиеш була.
2013-2014 уку елына дәүләт заказы 375 кешегә бирелгән. Хәзерге вакытта 300ләп гариза килгән.
Клара Таҗетдинова хәбәр иткәнчә, максатчан контракт нигезендә әзерләнергә тиешле белгечлекләр саны – ундүрт. Алар арасында шиннар җитештерүче операторлар, авиация техникасын җыючы слесарь, металл эшкәртүдә станокчы, металлдан ясалган судноларны төзүче һәм ремонтлаучы, радиоэлектрон аппаратура һәм приборларны монтажлаучы, йортта һәм коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтү, органик булмаган матдәләрнең химик технологиясе, эчке сантехника, һаваны җилләтү һәм вентиляция җайланмаларын монтажлау һәм эшләтү, электр приборлары һәм җайланмалары, компьютер челтәрләре, радиотехник мәгълүмати системалар, технологик процессларны һәм җитештерүләрне автоматлаштыру, металлдан сәнгать эшләнмәләрен ясаучы, компьютер системалары һәм комплекслары бар.
Бу белгечләрне әзерләүдә Казан машина төзелеше техникумы, Казан авиация-техник көллияте, Түбән Кама индустриаль техникумы, Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән механика көллияте, Әлмәт һөнәри көллияте, Казан радио-механика көллияте, Халыкара сервис көллияте, Түбән Кама авыл хуҗалыгы көллияте, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте, Казан политехника көллияте, Казан радио-механика көллияте, техник көллияте, Түбән Кама нефть химиясе көллияте катнаша.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Гаилә күпфункцияле үзәгенең төп эш принцибы — «бер тәрәзә»
Минтруд Рәссиянең пилот проекты кысаларында 2025 елның декабреннән башлап Казанның Авиация төзү районында халыкны социаль хезмәтләндерү комплекс үзәге базасында кыен тормыш хәлендәге балаларны яклау фонды ярдәме белән булдырылган Гаилә күпфункцияле үзәге эшли.
«Эмет» үзәге инвалид балалар аналарына ярдәм күрсәтү мәктәбе булдыру өчен грант отты
Биектау районының «Эмет» халыкны социаль хезмәтләндерү комплекс үзәге «Перезагрузка» аналар мәктәбен булдыру» проектын тормышка ашыруда катнашачак.
Көндезге тору төркеменнән яшьләр музейда булдылар
Биектау районының «Эмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәре Гульнара Файзиева көндезге тору төркеменнән тәрбияләнүчеләре өчен музейга белемле экскурсия оештырган.
Татарстанлылар Корбан бәйрәмендә ничек ял итәчәкләр
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә. Татарстан Республикасы Рәисенең «2026 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2026 елның 17 гыйнварындагы 17 номерлы Указы нигезендә 2026 елның 27 мае – Корбан бәйрәмен үткәрү башлану – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз