Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кулны кулга тотыныйк, дуслар!» дигән чара узды. Әлеге чара учреждениедә Инвалидлар декадасын тәмамлады.
Концерт программасында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, «Вознесенское» мәдәният йорты ветераннары хоры һәм «Восхождение» эстрада-хореография студиясе катнашты.
Күңел ачу программасыннан тыш, «Чиксез мөмкинлекләр» федераль проектында катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Проектның төбәк кураторы «InKazan» басмасы булды.
Моннан тыш, 7 декабрьдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә узган «Йөрәктән йөрәккә» концертында актив катнашкан өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгының урынбасарыннан рәхмәт хатларын «Восхождение» эстрада-хореография студиясе артистлары алды.