Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы ничек узды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы бай эчтәлекле һәм кызыклы булды.

Лаеш сәнгать мәктәбе педагогларыннан балалар игелек күрделәр. Патриотик тәрбия дәресләрен балалар өчен Лаеш шәһәренең хәрби дан музее һәм район китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде. Балалар шулай ук район мәдәният йортының «Мурзилка» театрыннан һәм Лаеш 3 нче мәктәбенең «Битлекләр» иҗат берләшмәсеннән театральләштерелгән спектакльләр карадылар.

Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары кулинария осталыгы һәм һөнәри юнәлеш дәресләрен оештырды. Ә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе белгечләре белән бергә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр «Алтын көз» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә рәхмәтле булырга һәм бүләкләр бирергә өйрәнделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында учреждениедә шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International