Татарстан Республикасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын актив гамәлгә ашыра.
Бүгенге көндә республиканың 6 меңнән артык өлкән кешесе һәм инвалиды озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән колачланган: 5 745 татарстанлы – өйдә, 348 кеше стационар учреждениеләрдә ярдәм ала.
2021 елдан башлап озак вакытлы карау системасында катнашучыларга бушлай социаль пакет бирелә. Карау сәгатьләре саны индивидуаль билгеләнә һәм мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап үзгәрә:
1 дәрәҗәдә: атнага 7–14 сәгать;
2 дәрәҗәдә: атнага 14–21 сәгать;
3 дәрәҗәдә: атнага 21–28 сәгать.
Программаның мөһим социаль нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның туганнары өчен, аларның якыннары турында социаль хезмәтләр кайгырткан арада, эшләвен дәвам итү мөмкинлеге. 2025 елда 960 кеше әлеге система ярдәмендә хезмәт мәшгульлеген саклап кала алган.