Спас интернат-йорты карамагындагылар янына кунаклар килде

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортындагыларга Абдулиннар гаиләсе яктырткыч һәм картина бүләк итте.

Күп балалы ана, үзешчән кул эшлеклесе Фаина Мугомеровна өлкәннәр өчен мастер-классы үткәрде, үзенең яраткан эше турында сөйләде, яктырткычлар белән матур һәм гадәти булмаган чәчәкләр ясарга өйрәтте. Аның кызы Гүзәл картина һәм тәм-том бүләк итте, ә оныгы үзе ясаган төсле открыткалар өләште.

«Бөтенләй таныш булмаган, әмма игелекле һәм битараф булмаган кешеләрдән мондый игътибар бик кыйммәтле, бу аеруча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кирәк», – диләр интернат-йорт белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International