9 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кунакта «Азино» балалар иҗаты үзәгенең «Конбагыш» музыкаль ансамбле булды. Җырчы Гүзәл Баһавиева җитәкчелегендә нәни тамашачылар һәм аларның әти-әниләре игътибарына «Йөрәктән йөрәккә» дигән кызыклы программа тәкъдим ителде.
Яшь талантлар балаларга музыка дөньясына гаҗәеп сәяхәт бүләк итте, татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды. Чара туган якның мәдәни мирасына мәхәббәт белән тулган иде.