Татарстанда 2 оешма хезмәт хакы буенча бурычларын түләгән

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Биектау муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, «Трубостройинжиниринг» ҖЧҖ 245 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 11 893,6 мең сум булган бурычын каплады.

Шулай ук Алабуга районының «Рэм Строй» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән. Оешма 6 хезмәткәргә 1 093,1 мең сум түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International