Яшел Үзәндә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карадылар

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшен башлап җибәрергә теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды.

Алты бизнес-план каралды. Экспертлар советы дүрт эшсез гражданның робот техникасы буенча өстәмә белем бирү, психологик ярдәм һәм консультация, фигураны коррекцияләү хезмәтләре буенча бизнес-планнарын хуплады.

Гражданнар салым инспекциясендә теркәлү буенча консультацияләр алдылар.

Килешү имзаланганнан соң һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң гражданнарга бизнес-планны гамәлгә ашыруга бер тапкыр бирелә торган 145 100 сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International