Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Чикләүләрсез юл хәрәкәте иминлеге» чарасы узды. Аны полиция хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ һәм Югары Ослан гимназиясе укучылары белән берлектә уздырды. Очрашу Инвалидлар декадасына туры китерелде.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары киемдә яктылык кайтаручы элементларның ни өчен кирәклеген сөйләделәр һәм күрсәттеләр, автотранспорт пассажирлары һәм җәяүлеләр куркынычсызлыгының мөһим моментлары турында фикер алыштылар. Алар юл хәрәкәтендә катнашучылар алдында торган проблемаларны игътибарсыз калдырмадылар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында торган авырлыкларга аерым тукталдылар. Шигырьләрдә һәм җырларда балалар юл билгеләре һәм светофор сигналлары турында сөйләделәр. Соңыннан кунаклар интернат-йортта яшәүчеләргә файдалы бүләкләр тапшырдылар.
Социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова сүзләренчә, бу очрашу яшәүчеләр өчен бик файдалы булды: алар юл хәрәкәтенең мөһим кагыйдәләрен, кышын юлның никадәр куркыныч булуын, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен куркыныч булуын искә төшерде.