ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 июлендәге карары нигезендә, 2013 елның II кварталына яшәү минимумы расланган.
Бер кешегә яшәү минимумы 6020 сум тәшкил итә. Ул эшкә яраклы халык өчен – 6565 сум, пенсионерлар өчен – 4462, балалар өчен – 5850 сум.
Шулай ук кулланучыларның минималь бюджеты күләме расланган. Ул Татарстанда 2013 елның II кварталында 10 мең 963 сум булган.