7 декабрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без бергә» дигән интерактив чара уздырдылар. Чарада шулай ук 2 нче санлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Зебрики» яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды катнашты.
Балалар спорт фестивалендә катнаштылар, табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсемнәр ясадылар.
Ахырда барысы да яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ тарафыннан бирелгән дипломнар һәм бүләкләр алдылар.