8 декабрьдә Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ачылуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә үзәк ветераннары, оешма, учреждение, бүлекләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин бар иде.
Чара кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлегендә экскурсия оештырылды, аның барышында хезмәткәрләр үз эшчәнлеге турында сөйләделәр, актуаль проблемалар белән уртаклаштылар. Очрашу Чепья мәдәният йортында хезмәткәрләрнең һәм социаль хезмәт алучыларның казанышлары, иҗади эшләре күргәзмәсе белән дәвам итте.
Комплекслы үзәкнең иң яхшы хезмәткәрләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Адель Мөбәрәкшин Министрлык исеменнән үзәкне матди-техник җиһазландыруга сертификат тапшырды, чарада катнашкан җитәкчеләр кирәкле әйберләр сатып алу өчен ярдәм күрсәттеләр.