Бөгелмә шәһәренең боз сараенда сәламәтлекләре чикләнгән балаларның хоккей командасын булдыру буенча тантаналы чара узды.
Хоккей – адаптив спортта адаптив рекреациянең яңа төре. Чараның төп максаты – үзенчәлекле балалар өчен спорт, тернәкләндерү чарасы оештыру һәм уздыру, шулай ук социаль һәм тернәкләндерү ярдәме күрсәтү.
Балалар команда уены белән таныштылар. Тренер Илдар Мадьяров тимераякта шуу һәм хоккей уйнау вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.
Аннары Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров яшь хоккейчыларга тренировкалар өчен спорт формасын тапшырды, ярышларда уңышлар һәм җиңүләр теләде.