Моношәһәрләрдә эшсезләр саны кимеде

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

        Узган хисап атнасы барышында Казанда теркәлгән эшсезләр саны 21 кешегә кимеп, хәзерге вакытта 4278 не тәшкил итә.

         Район үзәкләре яссылыгында караганда республикадагы эшсезлек торышы түбәндәгечә сыйфатлана. Эшсезләр саны Азнакайда 47, Яшел Үзәндә 30, Әлмәттә 17 кешегә кимеде, бүгенге көндә бу районнырда 561, 1151, 1434 эшсез кеше бар.

         Кайбер моношәһәрләрдә эшсез гражданнар саны узган атна күрсәткечләренә тәңгәл килә. Яшел Үзәндә шулай ук 1060, Чистайда 918, Алабугада 618 кеше эшсез дип танылган. Аннан тыш Яр Чаллыда эшсезләр саны 41 кимегән.

         Эшсезлек арту буенча алдынгылык Норлат районында. Узган хисап атнасында мондагы эшсезләр саны 42 кешегә арткан һәм бүген бу сан 365 берәмлекне тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International