Республикада 20399 кеше эшсез дип теркәлгән

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

17 нче июльдән алып 23 нче июльгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 777 кеше теркәлгән. Шуларның 511е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 90 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Татарстанда 20399 кеше эшсез дип теркәлгән.

Шул ук вакытта,  эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 40612 вакансия белән билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International