Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе узган атнада 1,0% булса, бүген ул 0,99% тәшкил итә.
Узган атна белән чагыштырганда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән кешеләр саны 111гә кимеде. 23 июльгә 20399 кеше эшсез дип белгеләнгән.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 20 меңнән артыграк эшсез халык туры килә.