Инвалидлар декадасы көннәрендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы кунакларны кабул иттеләр. Әлбәттә, кунаклар буш кул белән килмәде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү региональ хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов үз ярдәмчесе Ольга Мишустина белән бергә памперслар, салфеткалар, тәм-томнар алып килделәр. Алар бүлмәләр буйлап уздылар, яшәүчеләр белән аралаштылар. Директор Тәнзилә Васильева учреждение буенча экскурсия үткәрде.
Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективларының чыгышлары очрашуның бизәге булды.
Тәнзилә Васильева сүзләренчә, мондый очрашулар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үзләрен ялгыз түгел итеп хис итәргә ярдәм итә, аларга активрак социальләшергә мөмкинлек бирә.
Кайберәүләр Владимир Вавилов белән депутат буларак аралашырга теләде. Ул гражданнарны кабул итү кысаларында барлык сорауларга тулы җаваплар бирде.