«Опека» үзәгендә «Яхшылык кайда, җылылык шунда» дигән чара узды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

6 декабрьдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Игелекле Әлмәт» иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге белән берлектә, Инвалидлар декадасына багышланган «Яхшылык кайда, җылылык шунда» дигән чара уздырылды.

Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентларыннан «Морозко» театральләштерелгән тамашасы төп күңел ачу чарасы булды. Шулай ук чарада катнашучылар үзләрен музыка коралларында сынап карый алдылар, ә сабын куыклары тамашасы вакытында аниматорлар белән актив уйнадылар. Татлы мамык барлык катнашучыларга, бигрәк тә нәни тамашачыларга бик ошады, ә чараның барлык кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чараның иганәчеләре: «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы, Светлана Ипатова йөзендә «Приоритет» компаниясе, «Малыш+» балалар товарлары кибете, «ДОДО пицца» пиццериясе, шәхси эшмәкәр Чулпан Гыймранова, «Киндермаг» кибете, «Мама балует» кибетләре челтәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International