Инвалидлар декадасында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа гаилә туды. Күрү буенча инвалидлар Фәрит Халиков һәм Анжела Серебрякова өйләнеште.
Интернат-йорт хезмәткәрләре барлык туй традицияләрен үтәргә тырыштылар. Яшьләр өчен өстәл әзерләнде, тантана милли музыка белән үрелеп барды.
Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән парны котларга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова килгән иде. Кунаклар гаиләгә чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Яңа гаиләне интернат-йорт директоры Венера Баландина да котлады. Ул истәлекле туй бүләкләре тапшырды һәм гаиләгә бергә үткәргән һәр көнгә сөенеп яшәүләрен теләде.
Концерт программасын оештыруда волонтерлар – Актүбә инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Карамова һәм Яшьләр үзәге тавыш режиссеры Илнур Нәгыймов – хәйрия ярдәме күрсәттеләр.