Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасын күңел ачу чарасы белән ачтылар.
Балалар әкият геройлары белән уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, игелек, мәхәббәт, дуслык турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәм шатлыгын социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина һәм «Киләчәк турында кайгыртып» ЛП-117 инициатив төркеме бүлеште, ул «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия проекты кысаларында үзәккә йомшак бүлмә өчен җиһазлар бүләк итте.
Программа ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.