Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгече «Ярдәм кулы суз» дигән акция оештырды. Акция мөмкинлекләре чикле мохтаҗ гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Җәмәгатьчелек игътибарын гражданнарның проблемаларына җәлеп итү максатыннан үзәк белгечләре хәйриячеләр һәм волонтерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Декада алдыннан шәхси эшмәкәр М. Ф. Хәлилов һәм Буа районының хәйрия склады җитәкчесе О. С. Шевелева мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итәргә теләк белдерделәр. Социаль хезмәт алучылар мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына битараф булмаганнары өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.