Инвалидлар декадасы уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов булып китте. Ул социаль хезмәт алучыларның тормышы белән кызыксынды.
Ранис Камартдинов өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәклеген билгеләп үтте. Буа районы башлыгы интернат-йортка көнкүреш техникасы – телевизор һәм тузан суырткыч алырга сертификат бүләк итте. Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров исеменнән Ранис Камартдинов аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен мендәрләр һәм япкычлар алу өчен сертификат тапшырды.